Район юлларында аек булмаган ике машина йөртүче тоткарланган
Бу хакта “Хезмәткә дан” редакциясенә Баулы районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясендә хәбәр иттеләр.
Суд транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән машина йөртүчегә карата хөкем карары чыгарды. Гражданин Н. Әмирҗанов транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 1 ел 6 айга мәхрүм ителде, шулай ук ул 45 000 сум күләмендә административ штраф түләргә тиеш булачак.
Гражданин Р. Әхмәдуллин административ җаваплылыкка тартылды. Суд аңа ун тәүлеккә административ арест рәвешендә җәза билгеләде. Ир-атның исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүе карар чыгаруга нигез булып тора, моннан тыш аның транспорт чаралары белән идарә итү хокукы да булмаган.
Госавтоинспекция исерек килеш автомобиль йөртү – иң куркыныч тәртип бозуларның берсе, дип искәртә. Алкоголь реакцияне акрынайта, игътибарны һәм юл вәзгыятен адекват бәяләү сәләтен киметә. Исерек машина йөртүче үзе өчен генә түгел, пассажирлар, җәяүлеләр һәм хәрәкәтнең башка катнашучылары өчен дә үлем куркынычы тудыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев