Киләсе атнада бер көн артыграк ял итәчәкбез
Киләсе атнада өстәмә ял көне көтә. 23 февраль, Ватанны саклаучылар көне, Татарстанда эш көне булмаган бәйрәм көн санала. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә 23 февраль, Ватанны саклаучылар көне, эш көне булмаган бәйрәм көн санала. Бәйрәмгә каршы көнне эш сәгатьләре бер сәгатькә кыскара», – диелә хәбәрдә.
Фото: pixabay.com
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев