Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кече Ватанының данлыклы улы

Баулы районы көрәшчеләре арасында уңышлары белән сокландырырлыклары бар. Шулар арасында якташыбыз Шәйхелбастам Газизов. Кызганычка каршы ул инде күптән вафат, әмма аның исеме әле бүген дә күпләрнең хәтерендә яши.

Шәйхелбастам Газизов 1938 елның 7 ноябрендә Кызыъляр авылында дөньяга килә. Балачагы Ютазы районыннан ерак булмаган Еновка авылында үтә.

Башка күп кенә малайлар сыман Ютазы мәктәбенең 5-нче сыйныф укучысы Шәйхелбастам да үз көчен милли көрәштә сынап карый. 1950 елда көрәшчеләр ярышларында катнашып үзенең авырлык үлчәмендә беренче урынны яулый, бүләккә лаек була. Әлбәттә мондый уңыш малайны канатландырып җибәрә, аннары көрәшкә сәләт аңарда кечкенәдән булгандыр.  

Үсеп җиткәч егет  милли көрәш, гөр, штанга күтәрү буенча алдынгылыкны яулый башлый. 1965 елны Баулы район Сабантуенда катнаша, тик икенче урынга калдырыла.  Район Сабантуена тәүге аяк баскан көрәшченең беренче урын алуын теләмиләр, батыр механизатор булып эшләгән кеше калырга тиеш дигән әмер була.  Бастам Газизов 1978нче елны, Башкортстанга күчеп киткәнче, районда баш батыр була.

1967-1973 елларда Шәйхелбастам Казан авыл хуҗалыгы институтында укый һәм аны уңышлы тәмамлый. Инженер дипломы алып чыга. Институтта укыганда Татариянең милли көрәш буенча шәхси-команда беренчелеге уза. Әлеге ярышларда ул чемпион исеменә лаек була һәм Татарстанда беренчеләрдән булып милли көрәш буенча РФСРның спорт остасы нормасын үти.

Шул елларда якташыбыз  республика, Россия буенча батыр булып таныла. Раббани Гайфуллин, Иван Баширов, Рәдис Сәйфуллин кебек республика, Россия чемпионнары белән уңышлы рәвештә бил алыша. Чиләбе шәһәрендә узган РСФСР беренчелегендә, Раббани Гайфуллинны бер очко белән отып, беренче урын ала. Шәйхелбастам Шаһимәрдән улы бу җиңүне югары уңыш дип саный. Әлеге алышлар турында гәҗитләрдә менә мондый мәкалә басылган: “Татарча көрәш буенча РСФСР чемпионаты быел Чиләбе шәһәрендә узды. Анда Башкортостан, Чувашия,Татарстан автономиясе республикалары һәм Чиләбе өлкәсе көрәшчеләре көч сынашты. Чемпионатның 90 килограммнан авыррак үлчәүдә чыгыш ясаучылар ярышы аеруча кызыклы булды. Республикабыз данын яклаучылар арасында узган елгы чемпион – Минзәлә районының “Алга” колхозы шоферы Раббани Гайфуллин, безнең районның Жданов исемендәге совхозның элекке эшчесе якташыбыз Казан авыл хуҗалыгы институты студенты Бастам Газизов кебек танылган батырлар да бар иде. Ярыш алдыннан үткәрелгән җирәбә буенча келәмгә иң беренче алар чыкты. Икесе дә – бер-берсенә тиң, көчле, алымлы, чемпион исеменә лаек көрәшче. Моңа кадәр дә аларның очрашканнары бар иде. Гомуми исәп – Раббани Гайфуллин файдасына.  Бу юлы судьялар очколарны санаганнан соң, өстенлекне Бастам Газизовка бирделәр.

Икенче әйләнештә Бастам Башкортстан вәкиле Марсель Мәүлиевка каршы көрәште. Өч минут дигәндә ул  көндәшен аркасына салды”.  

Шәйхелбастам Газизов Россиянең абсолют чемпионы, татар милли көрәшендәге уңышлары өчен милли спорт төрләре буенча Росссиянең спорт остасы дип таныла.

 Шәйхелбастам Газиз улы тормыш иптәше Розалия белән өч бала тәрбиләп үстергәннәр. Бүген данлыклы бабалары белән күп санлы онык һәм оныкчыклары горурлана.

Вәгыйзь Хәнипов, Ә.Исламов, М Сәхәбетдинов материаллары кулланылды.

Фотолар: Шәйхелбастам Газизовның балаларының шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев