Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Белое солнце пустыни» фильмында Абдулла ролен башкарган артист вафат булган

Кахи Кавсадзе коронавирус белән авырган.

Грузия артисты, театр һәм кинода уйнаучы танылган актер, «Белое солнце пустыни» фильмында Абдулла ролен уйнаган Кахи Кавсадзе 85 яшендә вафат булган. Бу турыда «Рустави 2» телеканалы хәбәр итте.

Былтыр ноябрьдә ул коронавирус белән чирли. Февраль уртасында ул ике яклы пневмония белән авырый һәм аны хастаханәгә салалар.

Кахи Кавсадзе музыкантлар гаиләсендә туган. Ул Шота Руставели исемендәге Тбилиси театр институтын тәмамлаган.

Чыганак: интертат

Сиксәннән артык кинода төшкән. Аның Дон Кихот һәм «Белое солнце пустыни» киносында Абдулла ролендәге сүзләре канатла сүзтезмәләргә әверелгән, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев