Баулының хезмәт ветераны юбилеен билгеләп үтте
Баулыда яшәүче хезмәт ветераны Рауза Сөләйман кызы Галиуллинага 90 яшь тулды. Аны күркәм гомер бәйрәме белән район җитәкчелеге дә тәбрик итте.
Рауза Сөләйман кызы – сугыш чоры баласы. Ул беренче класска укырга кергән елны әтисен Бөек Ватан сугышына алалар. Кызганычка каршы, аңа туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Шулай итеп, биш бала әтисез кала. Алар әниләре һәм әбиләре белән үсә. Рауза да кечкенәдән кул арасына керә, йон тетәргә, эрләргә өйрәнә. Аларның кәҗәләре һәм сарыклары була. Гаилә шәл бәйләп сата. Рауза апа хәзер дә тик тормый. Илебездәге вәзгыятькә битараф калмыйча, сугышчыларга йон оекбашлар бәйләр өчен, йон эрләп бирә ул.
– Үз көчемне кертеп, кулымнан килгәнчә, бераз гына булса да ярдәм итәргә булдым, – ди ул. – Балалар сугыштан исән-сау әйләнеп кайтсыннар, дөньялар тыныч булсын иде.
Рауза Галиуллина тумышы белән Оренбург өлкәсенең Северный районыннан. Аның гомуми хезмәт стажы 38 елдан артып китә. Ул, яшьли тол калып, берүзе өч баланы аякка бастырган. Хәзерге вакытта 3 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар. 1995 елдан бирле аның язмышы Баулы төбәге белән бәйле. Ул бирегә кызына яшәргә килгән. Бүгенге көндә кызы Җинан гаиләсендә гомер итә. Кызы Раилә, оныклары һәм оныкчыклары, хәлен белеп, булышып торалар.
– Безнең әни молодец ул, – диләр кызлары. – Ару-талуны белми: йон эрләүдән торгач, биеп тә җибәрә.
Рауза Галиуллинаны 90 яшьлек олуг юбилее белән якыннары, балалары һәм оныклары котлады. Ә район җитәкчелеге исеменнән юбилярны Баулы районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмзия Моратова тәбрик итте, аңа чәчәкләр һәм бүләк тапшырды.
ФОТО: vk.com/bavlyofficial
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев