Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыларга ял көннәрен кайда үткәрергә була?

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Баулы районында төрле кызыклы чаралар үткәрелә.

31 майдан 2 июньгә кадәр Кит-Озеро авылында “АРБА-ФЕСТ” Бөтенроссия авто-туристлык фестивале узачак.
Шулай ук Кит-Озерода 1 июньдә “Гершыд” удмурт милли бәйрәме узачак. Бәйрәм сәгать 11дә  театрлаштырылган тамашасы белән башланып китәчәк. Аннан соң йола боткасы белән сыйланырга һәм эстафеталарда катнашырга мөмкин булачак. Кунакларны төрле интерактив мәйданчыклар, декоратив-кулланма сәнгать әйберләре күргәзмәсе көтә. Бәйрәм кичке дискотека белән тәмамланачак.
1 июньдә сәгать 10да, Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан, Октябрь мәйданында бәйрәм концерты булачак. Бирегә килүчеләр өчен иҗади мастер-класслар, “Мольбертта ясыйбыз” дип исемләнгән арт-объект оештырылачак. Чара кысаларында “Балачак – көлү һәм шатлык” әдәби уен программасы һәм  балаларның юлларда имгәнүен булдырмауга юнәлтелгән “Күңелле биремнәр аланында” чарасы да  планлаштырыла. 
2 июньдә Баулының “Нефтьче” командасы, футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге кысаларында, Лениногорск командасы белән очрашачак. Турнир безнең шәһәрнең футбол кырында үткәреләчәк.
Фото: архив Баулы-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев