Баулылар татарча диктант яза ала
8-10 ноябрьдә дөнья күләмендә “Татарча диктант” акциясе үткәрелә. Баулыда да махсус мәйданчык оештырыла.
“Татарча диктант” акциясе татар телен сөючеләрне берләштерүгә, дөрес язу һәм әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.
Диктантта һәркем катнаша ала. Акциягә кушылу, язу ноктасын оештыру, диктантны онлайн язу өчен тулырак мәгълүматны diktant.tatar сайтыннан табарга мөмкин. Диктантны онлайн язучыларга теркәлергә кирәк. Диктантны кәгазьдә язучыларга исә теркәлергә кирәкми.
Баулыда “Татарча диктант” акциясе үзәк китапханәдә 8 ноябрьдә сәгать 10да узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев