Баулылар Бөтенроссия гаилә конкурсында катнаша ала
Конкурста “Без - гаилә!”, “Безнең милли традицияләребез”, “Безнең кече Ватаныбыз”, “Безнең йорт хайваннары”, “Гаилә һәм мәктәп” номинацияләре бар.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, “Без” II Бөтенроссия гаилә видеороликлар конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул ителә. Бәйгегә гаризаларны 1 мартка кадәр җибәрергә кирәк.
Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә Россия мәгариф академиясенең балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институты тарафыннан уздырыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Бәйге “Без – гаилә!”, “Безнең милли традицияләребез”, “Безнең кече Ватаныбыз”, “Безнең йорт хайваннары”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Безнең гаилә мавыгулары”, “Безнең гаилә мультигы” дип исемләнгән номинацияләрдә уза
Иң яхшы видеоролик авторларына бүләкләр тапшырылачак. Эшләр саны чикләнми һәм берничә номинациядә көч сынашырга була.
Конкурста катнашу өчен, 30 секундтан 5 минутка кадәр озынлыктагы ролик төшерергә һәм аны теләсә кайсы файлообменникка йөкләргә кирәк. Видеоязманың исеме һәм кыскача тасвирламасы булырга тиеш.
Оештыручыларга kino.pedagogika@gmail.com адресы буенча сораулар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Фото: https://edu.gov.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев