Баулыда Covid-19 йоктыруның 3 яңа очрагы теркәлгән
Бүген Татарстанда 99 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган.
ТР сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстанда Covid-19 белән авыруның 99 яңа очрагы теркәлгән, шуларның дүртесе читтән кертелгән, калганнары авырулар белән аралашу аша йоккан.
“44 кеше хастаханәгә салынган, 55 кеше өйдә дәвалана”, – диелгән ведомство хәбәрендә.
Казанда – 39, Чаллыда – 18, Түбән Кама районында – 6, Әлмәт, Баулы, Саба районнарында – өчәр, Актаныш, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Мөслим, Тукай, Чистайда – икешәр, Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Апас, Әтнә, Буа, Югары Ослан, Зәй, Кама Тамагы, Лениногорск, Минзәлә, Нурлат, Сарман төбәгендә берәр кеше авырган.
Шулай итеп, 20 декабрьгә Татарстан Республикасында Covid-19 инфекциясенең 41 667 очрагы теркәлгән. Шул чорда 34 749 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 72 кеше – узган тәүлектә.
Тулырак: http://bavly-tat.ru/news/slamtlek/tatarstanda-koronavirus-beln-tagyn-108-keshe-avyrgan
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев