Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы районының ике авыл ФАПы яңартуны көтә

2021 елда Бакалы һәм Ваешур авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары капиталь ремонтланачак.

Покров-Урыстамак авыл җирлеге башкарма комитеты мәгълүматы буенча, Бакалыдагы ФАП бинасы 2004 елда төзелгән. Бина 50 процентка таушалган. Бу фельдшер-акушерлык пунктында Рәмилә Фомина эшли. Ул Бакалы һәм Кит-Озеро авылларында яшәүче барлыгы 128 кешегә хезмәт күрсәтә.

Ваешур авылында фельдшер-акушерлык пунктында Нина Пронина эшли. Ул Шарай, Ваешур һәм Покровский бистәсендә яшәүче 126 кешегә хезмәт күрсәтә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ФАП бинасы шактый таушалган һәм хәзерге вакытта җылылык системасы эшләми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев