Баулы районында Covid-19 белән авыручылар саны арта
Соңгы ике атнада районда коронавирус инфекциясенең 24 очрагы ачыкланган, авыручыларның икесе – балалар.
Бу хакта район җитәкчеләре белән киңәшмәдә Татарстан Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнарындагы территориаль идарәсе баш белгеч-эксперты Галина Алатырева хәбәр итте.
“Пандемия башланганнан бирле, районда коронавирус инфекциясенең пцр-тестлар белән расланган 177 очрагы теркәлде”, – дип сөйләде Алатырева.
Спикер билгеләп үткәнчә, санитар кагыйдәләргә үзгәрешләр кертелү сәбәпле, ковидлы авырулар белән элемтәдә булган кешеләрне изоляцияләү бетерелгән. Хәзер алар контрольдә тотылмый.
Пневмония белән авыручылар саны да арта: соңгы ике атнада шундый авырулы 160 кеше теркәлгән. Чагыштыру өчен: гыйнварда бер атнада 45 кешегә пневмония диагнозы куела иде.
Ике атна эчендә кискен респиратор авырулар йоктырган кешеләр саны 165кә җиткән.
Белгеч коллективларда һәм предприятиеләрдә санитар-эпидемиологик нормаларны катгый үтәргә киңәш итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев