Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы районы газетасына язылу көне үткәрелде

Баулы районы мәгариф бүлеге бинасында”Хезмәткә дан” һәм “Слава труду” газеталарына язылу көне үткәрелде. Мәгариф хезмәткәрләре үзләренең күңелләренә хуш килгән басмаларга язылдылар.

Баулылар өчен район газетасы – шәһәр һәм район тормышы турында, якташларыбыз һәм тарихыбыз хакында мәгълүмат алуның бер чыганагы. Мәгариф хезмәткәрләре моны яхшы аңлый һәм коллективлары белән “Хезмәткә дан”га һәм “Слава труду”га язылучылар шактый. Андый оешмаларга редакция басмаларны илтеп бирә. 

– Без раойн газетасын яратабыз, аны коллективыбыз белән күптәннән алдырабыз, – дип сөйләде “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә “Бәләкәч” балалар бакчасы корреспонденты Эльвира Зиннатуллина. – Абунәне ел саен ярты еллык итеп рәсмиләштереп куябыз. Тәрбиячеләребез үзләре генә язылып калмый, әти-әниләрен һәм якыннарын да яздыра. Күбебезнең әти-әниләре, нигездә, өлкән яшьтә һәм алар авылларда яши. Аларга Баулы хәбәрләрен нәкъ менә район газетасы аша белеп тору уңайлырак. Өстәвенә газета – якыннарга менә дигән бүләк тә әле. Район газетасын балалар бакчасы аша алу – безнең коллективның матур бер традициясе.

– Безнең гаилә район газетасын күптәннән алдыра, – дип сөйләде “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә район мәгариф бүлеге методисты Айгөл Уфимцева. – Мин аның белән бала чактан ук таныш. Әле дә истә: әти-әниебез без кечкенә чакта ук “Слава труду”ны алдыра иде. Хәзер инде мин аны үземнең гаиләм өчен алам. Балам белән балалар өчен махсус сәхифәне көтеп алабыз. Андагы әкиятләрне бергәләп укыйбыз, башваткычларны чишәбез. Районыбыз һәм шәһәребез турныда уку элек тә кызыклы иде, хәзер тагын да мавыгып укый башладык.

Район газеталарына, өйдән чыкмыйча гына, “Баулы-информ” сайты аша да язылып була. Бу ысул күпләр өчен уңайлы. Язылу кампаниясе чорында, район предприятиеләре “Оешмаларга ярдәм итү” акциясендә* катнаша һәм офис өчен бүләк – “Баулы-информ”нан заманча микродулкынлы мич – ота ала. Акциядә катнашу өчен, 2022 елның 30 декабренә кадәр “Хезмәткә дан” яки “Слава труду” газеталарына кимендә ун хезмәткәр язылырга тиеш.

Акция турында тулырак Баулы-информредакциясе сайтында укыгыз (bavly-tat.ru)

Реклама, 16+

ТатмедиаАҖ Баулы-информфилиалы, тел. 8 (85569) 5-64-47

*акция 2022 елның 20 октябреннән 30 декабренә кадәр гамәлдә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулыинформ