Баулы районы авыл халкын “Мобиль поликлиника” да көтәләр
Проект “Озак һәм актив тормыш” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
29 июньнән Баулы районында “Мобиль поликлиника” – район үзәгеннән ерак урнашкан торак пунктларга чыгачак күчмә медицина комплексы эшли башлады. Мобиль поликлиникада Баулы үзәк хастаханәсе табиб-белгечләре һәм Әлмәт шәһәреннән: офтальмолог, травматолог, гинеколог, кардиолог, хирург, эндокринолог, онколог, ЛОР һәм башкалар кабул итә. Хәзер авыл халкы, юлга вакыт һәм көч сарыф итмичә, авылда гына квалификацияле ярдәм алырга мөмкин. Кабул итүгә ФАП яки табиб амбулаториясе хезмәткәрләре аша язылырга мөмкин.
Эш графигы:
29 июнь – 03 июль – Татар Кандызы авылы;
6-8 июльдә-Поповка авылы;
13-17 июль – Татар Томбарлысы авылы;
20-24 июль – Новозареченск бистәсе;
27-31 июль – Покров-Урыстамак авылы;
3-7 август көннәрендә – Александровка авылы.
Белгечләр искәртеп үткәнчә, профильле белгечләрнең даими профилактик тикшерүләре авыруларны иртә стадияләрдә вакытында диагностикаларга һәм кирәкле дәвалауны башларга мөмкинлек бирә.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев