Баулы гаиләсе яхшылыкка өметләнә
Без сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар турындагы “Мин – дөньяның бер өлеше” махсус проектын дәвам итәбез. Бүгенге язмабыз герое – әнисе һәм сеңлесе белән Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә яшәүче 15 яшьлек Светлана Больших. Моңа кадәр гаилә 9 ел Баулы районының Иске Чүте авылында гомер иткән.
Светлана Урыссуда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар мәктәп-интернатында укый. Әнисе Эльмира аны дүшәмбе илтеп куя, атна ахырында барып ала. Светлананың кайтуын әнисе дә, сеңлесе дә түземсезлек белән көтеп ала.
Аларның өендә үзгә бер җылылык хөкем сөрә. Эльмира ике кызы белән вакытлыча файдалануга алынган фатирда гомер итә. Тормышның сикәлтәле юлларыннан атлап барганда, Эльмира 3 баласының әтиләре белән аерылышкан. Икенче никахы да барып чыкмаган. Бүгенге көндә Эльмира ике баласын ялгызы үстерә. Ә өлкән улы, аңа инде 27 яшь, күптән үз гаиләсен корган. Светлана – гаиләдә көтеп алынган кыз бала, аның дөньяга килүен 14 ел көткәннәр.
– 1995 елда улым туды, – дип сөйләде Эльмира “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә. – Еллар уза торды, мин бар игътибарымны улыма, аның укуына багышладым. Мәктәптән кайтып та кермәдек, улым мәктәптә иң яхшы укучы иде. Укуын көмеш медаль белән тәмамлады. Аңа 14 яшь тулгач мин, ниһаять, авырга уздым. Узи үттем, анда миңа малай туасын әйттеләр. Инде бала табар алдыннан гына, Узи сабыйның кыз икәнен һәм дөрес урнашмавын, арты белән ятуын күрсәтте. Ул чагында мин моның нәрсә икәнен аңламадым, курку өчен сәбәпләр юк, дип уйладым. Күптән көтеп алынган кыз балам туачагы сөенеченнән, хәтта башка нәрсәләр турында уйлый да алмадым. Ярдәмчем булыр дип, аны башыннан сыйпап, чәчен матур итеп үрермен, дип хыялландым. Өстәвенә, минем һөнәрем дә туры килеп тора, мин – парикмахер.
Кызчык 26 октябрьдә дөньяга аваз салган.
– 25ендә улым мине бала табу йортына озата килде, – ди Эльмира. – Урамда эскәмиядә утырып торганда, ул минем кайчан кайтасымны сорашты. Мин, озак тормам, биш көн үтүгә кайтып та җитәрмен дип, улымны тынычландырдым. Улым шуннан берүзе өйгә кайтып китте, мин бала табу йортында булганда, әбисендә яшәп торды.
Эльмира сүзләренчә, сабый ана карынында арты белән ятканга күрә, бала табуы гадәти булмаган. Бала табар вакыты җиткәндәрәк, сабыйга кардиография үткәргәндә, табиб баланы әйләндереп яткырган. Әмма бала таба башлагач, сабый тагын үзенчә борылып яткан.
– Ял көнендә тулгагым башланды, – ди Эльмира. – Минем янга акушерка гына керде (табиб башка нәрсә белән мәшгуль иде, ул баланы кабул итәргә генә килде). Тулгак нәтиҗәсендә, баланың бер аягы чыкты, икенчесе юк. Аны шул аягыннан, чыгармакчы булып, тарттылар һәм ахырда табиб ашыгыч рәвештә операция ясарга тәкъдим итте. Шуннан соң миңа кесарево кисеме ясадылар. Баланың аягын имгәткәннәрен миңа әйтмәделәр. Без аны өч айдан гына белдек. Бала табу процессы бик катлаулы булды, тромб өзелде, мине көч-хәл белән генә коткарып калдылар. Баланы да минем янга өч көн буена алып кермәделәр, үзем үтенеп сорагач кына керттеләр. Өченче тәүлеккә сабыйларга матур төс куна, ә минем кызым шәмәхәләнеп беткән иде, соңрак ул сары төскә керде. Лампага йөрдек һәм, ниһаять, 19нчы көнне безне чыгардылар.
Баланың сәламәт түгеллеген Эльмира шунда ук аңлап алган: сабый аяклары белән начар этелгән. Өч айдан аңа балалар церебраль параличы диагнозы куелган.
– Минем өчен бу шок булды, – ди ана. – Без Уфага диагностика үзәгенә киттек, тулысынча тикшеренү уздык. Кызыбызның бот сөяге таеп кына калмаган, нервлары да кысылган, диделәр. Бу баш миенә йогынты ясаган һәм тайпылыш шуның аркасында килеп чыккан.
Сабыйга баш мие зарарлануы, җиңел дәрәҗәдә акыл зәгыйфьлеге диагнозы куелган.
– Кызыбызның авыруы психик чир түгел, ул неврология белән бәйле, – ди Эльмира. – Тикшеренгәч, баланың аягын тарттырып дәвалауны билгеләделәр. Анда бер ай дәвамында яттык. Кызыбыз ашады, йоклады һәм бик тыныч кына ятты. Ирем килеп, сабыебызны интектермик, шулай язгандыр инде дип, безне өйгә алып кайтып китте.
Баш мие зарарлану баланың сөйләменә дә йогынты ясаган. Светлананың теле бик соң ачылган, өч яшендә генә мөстәкыйль рәвештә йөри башлаган. Аны аякка бастырганчы, көн саен массаж ясаганнар.
– Көн саен урамга чыктык, – ди ана. – Аяклары язылсын дип, мин аны гел велосипедта йөрттем. Мин эшләгәнгә күрә, Светлана белән абыйсы да күп шөгыльләнде. Ул аны исеме белән түгел, ә минем няня, дип атый иде. Абыйсы аны компьютерны кулланырга өйрәтте, еламасын дип, гел кулыннан төшермәде. Улым укырга каян гына вакыт тапкандыр, ул кечкенәдән мөстәкыйль булып үсте.
Эльмира кызына җил-давыл тидерми сакларга, шул ук вакытта аны тормышка җайлашырга өйрәтергә тырыша.
– Кызым яшүсмергә әйләнә һәм мин аның хуҗалык эшләрен белеп үсүен телим. Без аның белән камыр ризыклары пешерергә, аның яраткан сырлы макаронын әзерләргә өйрәндек, – ди ул.
Әнисе сүзләренчә, Светлана елга ике тапкыр Баулының “Шатлык” үзәгендә тернәкләнү уза. Кызга анда бик ошый.
– Үзәккә йөри башлагач, кызым ачылып китте, аның курку хисе бетте. Барысы да яхшы якка үзгәрде, – ди ана.
Бүгенге көндә балаларның әтисе Александр Больших аерым яши. Эльмира, кече кызы Настяга бер яшь булганда, иреннән киткән. Ана кеше әйтүенчә, әтиләре балаларына ярдәм итми.
Светлана һәр көнгә сөенеп яши. Әмма организмдагы кайбер тайпылышлар сизелә.
– Аңа нәрсә эшләргә кирәклеген гел кабатлау, бар нәрсәне исенә төшереп тору зарур, – ди Эльмира. – Көн саен эшләнә торган, мәсәлән, сөртенү, чәч тарау, юыну кебек эшләрне гел исенә төшерергә кирәк. Әгәр мин өйдә булмасам, ул төшке ашка кадәр тормыйча ятарга мөмкин. Нерв кысылуы булганлыктан, баш мие зарарланган. Мин гел яхшыга гына өметләнәм, организм үсә бит, медицина да бер урында тормый.
Светлана мәктәпкә йөрергә ярата, аңа, математикадан кала, барлык предметлар да ошый. Иң яраткан фәне – рус теле.
– Кызым күп язарга ярата, зур текстлар яза ала. Ул – бик тырыш укучы. Мәктәптә тегү дәресе бар, ләкин ул тегәргә яратмый. Шуңа да карамастан, дәрестә миңа алъяпкыч текте, миңа ошады, – ди Эльмира.
Светлана рәсем ясарга, алмаз мозаикасы белән чигәргә ярата. Ул әнисенә дә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер, бигрәк тә кухняда. Шулай ук, әни кеше сүзләренчә, Светлана массажны да бик яхшы ясый.
– Светлананың куллары бик көчле. Бер тапкыр башым авыртты һәм мин кызымнан башыма массаж ясавын сорадым. Хәлем шунда ук яхшырды, – ди ана.
Светлана сеңлесе Настяны мәктәптән зарыгып көтеп ала. Алар бер-берсен яраталар, вакытларын да бергә уздыралар. Светлана аңа булышып, ярдәм итеп тора, чәчләрен үрә. Сүз уңаеннан, чәч үрергә Светлана “Шатлык” тернәкләндерү үзәгендә өйрәнгән.
– Апам белән без бик дус, мин аны яратам. Ул укуда булганда, мин бик юксынам, – ди Настя.
Беренче карашка, кечкенә Настя бөтенләй сәламәт кыз булып күренә, ләкин аңарга өч яшендә эпилепсия диагнозы куелган. Хәзер Настяга ун яшь. Әнисе сүзләренчә, соңгы тапкыр авыру өянәге икенче сыйныфта укыганда булган.
– Настя тиешле препаратларны эчә, – ди Эльмира. – Вакыт үтү белән, барысы да яхшы булыр, дип өметләнәм.
Ягымлы, киң күңелле ханымга күп сынаулар аша узарга туры килә. Ул сабыр, көчле. Аның үзенең дә операциядән соң бер күзе күрми башлаган.
Эльмира Больших “Благо” сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче аналар иҗтимагый оешмасына бик рәхмәтле.
– Без бу оешмага узган ел гына кердек. Ләкин кыска гына вакыт эчендә күп нәрсәгә өйрәндек, – ди ул. – Безгә матди яктан да ярдәм күрсәттеләр. Ярый әле бер-беребез белән очрашу мөмкинлеге бирә торган оешма бар. Ул безне, үзенчәлекле сабыйларыбызны берләштерә. Безнең өчен төрле чаралар да үткәрелә. Алда безне тагын да кызыклы, мавыктыргыч чаралар көтә. Без экскурсияләр, походлар планлаштырабыз. Безгә башка әниләрнең дә кушылуын әйтеп үтәсем килә. Бергә булганда, бердәм булганда, теләсә нинди киртәләрне үтү җиңелрәк бит. “Благо” оешмасына, дөньяны башка күзләр белән күрергә ярдәм иткәннәре өчен, мең рәхмәт.
Хәзерге вакытта гаилә өчен иң авыр мәсьәлә – торак проблемасы, чөнки вакытлыча файдалануга алынган фатирда ике бала белән озак яшәп булмый. Әтиләре алимент түләми, гаилә кызның пенсиясенә яши, Эльмира кайвакыт өстәмә эшкә дә чыга. Хатын-кызлардан гына торган гаилә, тормыш сынауларына, кыенлыкларга карамастан, бер-берсенә терәк булып яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев