Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы районында Яңа ел маҗаралары башланды

Район китапханәләрендә Яңа ел бәйрәме уңаеннан кызыклы чаралар үткәрелә.

Татар Томбарлы авыл китапханәсендә җирле мәктәпнең 3 нче сыйныф укучылары белән "Яңа ел маҗаралары" дип исемләнгән танып-белү  сәгате үткәрелгән. Китапханә мөдире Эльвира Әхмәтҗанова укучыларны яңа ел бәйрәменең тарихы  белән  таныштырган, "Сабантуй" журналының  соңгы санына күзәтү ясаган. Бай эчтәлекле, төсле, матур журналдан балалар үзләре өчен күп кенә кызыклы мәгълүматләр алганнар.

Чара барышында балалар төрле уеннар уйнаганнар. Эльвира Әхмәтҗанова сүзләренә караганда, алар "Кыш бабайның капчыгында нәрсә бар?" уенын аеруча үз иткәннәр. Бу уен шуннан гыйбарәт: балалар, кыш бабай капчыгына кулларын тыгып, карамыйча гына, анда нәрсә барлыгын әйтергә тиеш булганнар.
Соңыннан балалар яңа ел темасына ясалган күргәзмә янында истәлеккә фотога төшкәннәр.
— Укучылар, рәхәтләнеп уйнап, укырга китаплар алып, яңа ел кәефе белән таралыштылар, — ди Эльвира Әхмәтҗанова.
Сүз уңаеннан, китапханәдә  төрледән-төрле тематик күргәзмәләр эшли. Балалар почмагында урнашкан әкият дөньясы бәйрәм кәефе, фотосессия өчен костюмнар, маскалар тәкъдим итә.
Китапханәдә яңа ел кәефе бүләк итә торган чаралар тагын булачак әле. Шул исәптән, укучыларның кышкы каникул көннәрендә дә.
Фото: Татар Томбарлы китапханәсенең Вконтакте социаль челтәрендәге төркеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы