Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшь баулылыларга паспортлар тапшырылды

2015нче елның гыйнвар, февраль айларында Баулы районында 65 балага 14 яшь тулган. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә аларга тантаналы төстә паспортлар тапшырылды.

14 яше тулган һәркем кулына паспорт ала. Паспорт шәхесне раслаучы, юридик көчкә ия документ булып тора. Паспорт белән бергә кешенең хокуклары һәм бурычлары да арта. Бу хакта паспорт алырга килгән яшүсмерләргә Баулының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Сиринә Мөрсәлимова сөйләп узды. Чарага килүчеләр паспорт барлыкка килү тарихы турында да мәгълүматлы булдылар.

Узган 2014нче елда 14 яше тулган 366 яшүсмер баулылы тормышта үзенең тәүге паспортын шулай дуслары, әти-әниләре катнашында, район хакимияте вәкилләре кулыннан алган. Ә быел алдан җыелган мәгълүматлар буенча исемлектә 356 бала исәпләнә, - дип җавап бирде миграция бүлеге начальнигы Роза Гарипова.

Балаларны истәлекле мизгелләре белән тәбрикләр өчен аппарат җитәкчесе Ринат Хәмидуллин һәм ветеран Әнвәрд Галиәкбәров та килде. Алар балаларны, бигрәк тә егетләрне Ватанны саклаучылар көне һәм якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее белән тәбрик иттеләр.

Балалар өчен дә, килгән кунаклар өчен дә әлбәттә иң дулкынландыргыч мизгел паспортны ияләренә тапшыру булды. Өлкән улына паспорт алырга килгән Заит Батыршин хис-кичерешләре белән уртаклашты:

- Без паспорт алганда мондый тантаналы чаралар оештырылмый иде, хәзер бигрәк тә истә калырлык итеп, тарих белән бәйләп, матур итеп уздыралар, - ди ул.

- Үземнең паспорт алуым истә түгел, әмма баламның паспорт алуы күңелемдә якты истәлек булып калачак, - диде Поповка авылыннан килгән Андрей Царев.

Укучыларга паспорт белән бергә Баулы турында истәлекле фильм яздырылган диск та тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев