Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 51 яңа очрагы ачыкланган

25 пациент хастаханәдә, 26 кеше өйдә дәвалана.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 51 яңа очрагы теркәлгән. Авыручыларның барысы да вирусны аралашу юлы белән йоктырган.

«25 пациент хастаханәдә, 26 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Казанда коронавирусны 21, Чаллыда 12 кеше йоктырган. Бөгелмә районында 5, Әлмәт районында 3 кеше авырган. Лениногорск, Тукай районнарында икешәр, Әлки, Биектау, Алабуга, Минзәлә, Түбән Кама һәм Чирмешән районнарында берешәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан бирле, республикада 26,5 мең кеше авырган, 22,9 мең кеше дәваланып беткән. 1 062 071 кеше вакцинация узган, алар арасыннан 930 483 кеше препаратның ике дозасын да алган. 

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/21-09-2021/uzgan-t-lekt-tatarstanda-koronavirusny-51-ya-a-ochragy-achyklangan-5838557

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев