Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Уфада танылган җырчы вафат булган

13 сентябрьдә озакка сузылган авырудан соң 72нче яшендә Башкортстанның һәм Украинаның атказанган артисты, Зальцбург шәһәре ордены иясе, җырчы Сәйфулла Хәйруллин вафат булган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Җырчының бай иҗаты Россия генә түгел, Германия, Австрия, Кытай, Украина һәм башка илләрнең тамашачыларына да таныш. Аның концерт программасында 30 телдәге (рус, башкорт, татар, украин, немец, идиш һәм иврит, инглиз һ.б.) йөзләгән җыр булган.  Ул еш кына җырдагы аерым бер куплетны төрле телләрдә башкарган, бу тамашачыларда соклану хисләре уяткан, диелә хәбәрдә.

«Җәмәгатьчелек иҗади казанышлары Россия һәм дөнья күләмендәге музыкаль киңлектә республика мәдәниятенең абруен яуларга ярдәм иткән күренекле артистны югалтты», – дип хәбәр итә Башкорт дәүләт филармониясенең матбугат хезмәте.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев