Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Уфада галим-тел белгече Флорида Фазылова вафат булган

Аңа 59 яшь иде.

Уфада филология фәннәре кандидаты, Уфа Тарих, тел һәм әдәбият институтының әдәбият бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Флорида Сәлим кызы Фазылова кинәт вафат булган. Аңа 59 яшь иде.

Флорида Фазылова башкорт шигърияте өлкәсендә белгеч, Мостай Кәримнең 11 томлык әсәрләренең тулы җыентыгын төзүче галим-тикшеренүче. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Башкортстан дәүләт университетында филология факультетында бергә укыдык, бер студентлар тулай торагында биш ел буе яшәдек. Кичә генә исәнләштек, елмаештык. Аның ике улы калды. Туганнарына һәм якыннарына сабырлык телим», — дип язган социаль челтәрләрдәге үз битендә тарих, тел һәм әдәбият институты директоры Зөһрә Рәхмәтуллина.

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/incident/01-12-2021/ufada-galim-tel-belgeche-florida-fazylova-vafat-bulgan-5844292

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев