Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татар җырчысы Иркә өченче тапкыр әни булды

Әле кайчан гына Баулы районы Татар Томбарлы авылында Әбиләр Сабантуенда җырлап йоргән Иркә кыз баланы тапкан.

Томбарлыда чыгыш ясаганда Иркәнең авырлы булуын күрми мөмкин түгел иде. Үзе дә безгә: «Юлда яхшы роддом барлыгы белән кызыксындым» - дип шаяртып әйтте. Әйе, ерак Баулы Казаннан - бала табарлык шул J

3 июль көнне 19 сәгать 40 минутта татар эстрадасының танылган җырчысы Иркә өченче тапкыр әни булды, дип хәбәр итә intertat.ru. Сабый (3200 грамм, 53 сантиметр) Казанның 1нче санлы балалар тудыру йортында дөньяга килгән.

- Аллага шөкер, мин дә, бала да, исән-сау, үзебезне яхшы хис итәбез. Янымда туганым - килен кулымнан тотып торды. Якын кеше янда булганда, бала табу бик рәхәт икән. Апалары, бигрәк тә Әминә сеңлесе тууына шатланды, - дип сөйләде Иркә. Балага Сөембикә дип исем кушырга телиләр, бу исемне әтисе Артур сайлаган.

Иркә белән Артурның Айсылу һәм Әминә исемле кызлары янына тагын бер кыз өстәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев