Пенсионерлар мунчада ярты хакка юыначак
Өлкәннәр көне уңаеннан Баулы шәһәре мунчасы җитәкчелеге пенсионерларга ташламалар ясый.
Өлкәннәргә 1 һәм 2 октябрьләрдә ярты хакка мунчага бару мөмкинлеге тудырыла. Гадәти көннәрдә мунчада бер сәгать юыну 145 сумга төшә. 1 октябрьдә ярты бәягә - ир-ат пенсионерлар, 2 октябрьдә хатын-кызлар юына алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев