Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Октябрь аенда нәрсә чәчәргә була?

Баулы бакчачыларына берничә киңәш тәкъдим итәбез

Укроп, сельдерей, петрушка, кинза – болар яз көне авыр тишелә. Ә менә көздән чәчеп калдырсагыз, киләсе сезонда алардан тизрәк авыз итәрсез.

 Кишерне дә көздән чәчәргә була. Бу партиясе – җәй һәм көз кулланыр өчен, ә кышка саклауга салыр өчен май ахырында тагын бер түтәл утыртырсыз.

 Кузгалак һәм шпинат. Әлеге яшелчәләр салкыннан курыкмый гына түгел, салкынча һавада хәтта яхшырак та үсә. Шуңа да аларны көздән утыртып калдыра аласыз.

 Орлыкларны көздән чәчүнең берничә үзенчәлеге бар. Беренчедән, орлыкларны бик иртә чәчәргә ярамый, алар көздән тишелеп калса, язга кадрә һәлак була. Шуңа да һава температурасының +1...+3 кә кадәр төшкәнен көтегез.

Фото: pixabay.com

ЧЫганак:  http://syuyumbike.ru/news/bakcha/oktyabrd-nilr-chchep-bula

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев