Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулының ике мәчете дә корбан чалырга әзер

Быел корбан чалу шәһәребезнең ике мәчетендә дә башкарылачак.

Шәһәрнең түбән өлешендәге "Гали" мәчетендә дә хәзер санитар нормаларга туры китереп эшләнелгән махсус корбан чалу урыны оештырылган. Шуңа күрә район мөхтәсибәте узган еллардагы чират мәсьәләсе чишелер дип өметләнә.

- Бу көнне мәчетләрдә ветеринария-санитария күзәтүе булачак, хәзрәтләр һәм мәчеткә йөрүче егетләр сарыкларны, малны эшкәртергә, бүлергә булышачаклар. Корбанлыкка мал алырга теләге булганнар хәзер үк аны алу турында белешә алалар. Чөнки сатучылар мәчеткә килеп, телефон номерларын калдырдылар. Узган елларда сарыкларны Александровкадан, Мортазадан, Шалтыдан, Оренбург ягыннан 5-6 машина алып килделәр. Оештырылган сату булыр, узган еллардагы сыман беркем дә корбансыз калмас, дип ниятлибез, - диде Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов. - Әлбәттә, малларын үзләре алып килүчеләр дә бар.

Шулай итеп, 4 октябрь көнне мәчетләрдә Корбан гаетендә төп чаралар иртәнге җидедә башланачак. Ә аңа кадәр Коръән, вәгазь укулар була.

Корбан гатенең төп максаты - Аллаһы Тәгаләгә ихласлылык күрсәтү, кушканны үтәү. Барып чыкса, Баулы мөхтәсибәтенең корбан итеннән аш пешереп, бирегә Украинадан күчеп килергә мәҗбүр булган кешеләрне дә сыйлау нияте бар.

- Бу көннәрне Аллаһы Тәгалә яраткан барлык кешегә: мөселманмы ул, юкмы, бүтән миләт кешесеме - бөтенесенә яхшылык, игелек эшләргә тырышырга кирәк, - дип сөйли Әнвәр хәзрәт. - Беренчедән, корбан чалу, икенчедән, туганнар белән аралашу кирәк. Шушы бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, ачуларың булса да, моңа кадәр бармаган, шалтыратмаган якыннарыңа, яисә үзең рәнҗеткән кешеләргә бару, хәтта син гаепле булмаган очракта да, сине рәнҗеткән кеше янына барып, килешү кирәк. Авырып яткан кеше янына барып хәлен белү, бәйрәм хисен җиткерү әйбәт. Мохтаҗ кешеләргә гает көннәрендә - 4, 5, 6 октябрьләрдә корбан итенең бер өлешен бирү фарыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Баулы муниципаль районы корбан бәйрәме