Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы районында яшәүче Мәгъфирә әбигә 100 яшь тулды

Районыбызда ике йөзьяшәр кеше яши. Алар исемлеген баулылы Мәгъфирә Гарифуллина да тулыландырды, чөнки аңа кичә 100 яшь тулды.

- 100 яшь бит инде миңа, - дип кабатларга ярата Мәгъфирә әби.

Бүгенге көндә ул кызы Зәйтүнә тәрбиясендә дәүләт тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераны толына бирелгән фатирында гомер кичерә. Ә гомерне аңа ходай бер гасырлыгын биргән.

- Инәйнең озын гомерле булуын мин аның сабырлыгында, гомер буе Аллаһы Тәгаләгә ышанып яшәвендә, дип уйлыйм, - ди Зәйтүнә Галиева. - Ул дин тотты, намаз укыды, гел догада булды. "Аллаһы Тәгалә кушкан" дип яшәде.

Мәгъфирә әби хәзер утырып кына, күбрәк ятып тора. Балаларының ярдәме белән тотынып йөргәли. Әмма күзләре бөтенләй күрми.

- Тавыштан таный ул безне, - ди әбисе янына еш килүче оныгы Лилия Вильданова. - 95 яшенә кадәр күрә, укый иде.

Йөзьяшәр әби тумышы белән Яңа Чүте авылыннан. Шәйхрам исемле егеткә кияүгә чыгып, тугыз бала: 4 кыз, 5 ул тапкан. Улларының барысы да армия сафларында хезмәт иткән. Бүгенге көндә балаларының җидесе исән. Ә өчесе - Фәрит, Сәгыйт, Зәйтүнә Баулыда яши. Мәгъфирә Шияповна -сугышның беренче көненнән үк ирен яуга озатып, балаларының тамагын-өстен карап, колхозның төрле авыр эшләрендә хезмәт куйган батыр ханымнарның берсе. Аның ире сугыштан кайта, ә ул вафат булып, күпмедер үткәч, Мәгъфирә Гарифуллина Баулыга балаларына күчеп килә. Хәзер үзе дә Бөек Ватан сугышында катнашучыга тиңләштерелгән, "Бөек Ватан сугышында хезмәте өчен" һәм I дәрәҗә "Ана даны" медальләре иясе. Аның 57 оныгы бар, шуларның 23се - балаларының балалары, 27се - оныкларының балалары, 7се - оныкларының оныклары.

- Инәйнең безгә кабатлаган сүзләре шул булды: урлашмагыз, алдашмагыз, кешеләргә авырлык китермәгез. Шуңа күрә без хәрам ашамадык, эшләп табып ашадык. Һәрберебез үз көнен үзе күрә. Инәйнең сүзе үскән чакта безнең өчен һәрчак закон булды. Үзе кычкырмады, тыныч кына әйткән бер сүзе җитә иде. Кайчак кунаклар килсә, балаларыгыз кайда дип, аптырыйлар иде, чөнки без тыныч кына утыра идек, - дип сөйли Зәйтүнә ханым.

Ул әнисенең элегрәк язган шигырьләрен дә укып күрсәтте, алар барысы да Мәгъфирә әбинең тормышын сурәтли. Зиһене ачык көннәрдә ул аларны көйләп утыра икән.

- Инәй бер дә үләм дип әйтми. Ходай биргән гомерем ди. И, кызым, сине газаплыйм инде ди кайчак миңа, - ди Зәйтүнә Галиева. - Тәрбияләгәнең өчен рәхмәт, үзеңне дә шулай тәрбияләсеннәр ди. Ә мин аны дөньядагы иң югары кыйммәт - ана хакы өчен тәрбиялим.

Фотосурәт: Лениза Гәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Баулы муниципаль районы юбилярлар