Баулыда “Снегоход” операциясе башлана
Баулы районында 140 берәмлеккә якын кар автомобиле теркәлгән. Аларның 100гә якыны – нефть чыгаручы предприятиеләргә, калганнары шәхси кешеләргә теркәлгән.
Гостехнадзорның Баулы районы баш дәүләт инжер-инспекторы Альберт Талипов хәбәр иткәнчә, 10-29 декабрьдә “Снегоход” операциясе үткәреләчәк. Снегоходларда медицина аптечкасы, ут сүндергеч булу-булмау, машинаның теркәү таныклыгында һәм паспортында язылган маркасы, дәүләт теркәү билгесе, агрегатлар номерлары туры килү-килмәү тикшереләчәк. Машинаның техник торышына, куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәвенә аеруча зур игътибар биреләчәк. Снегоход белән идарә итүченең AI категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы да тикшереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев