Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы районының Исергәп авыл җирлеге бөтенроссия конкурсы призеры булды

«Иң яхшы муниципаль тәҗрибә» бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.

Татарстан Республикасыннан берьюлы ике муниципаль берәмлек «Иң яхшы муниципаль тәҗрибә» бөтенроссия конкурсы призерлары булды: Мамадыш шәһәре һәм Исергәп авыл җирлеге.

Конкурс кысаларында теге яки бу шәһәрдә, җирлектә нинди идарә практикалары кулланылуы бәяләнде. Бүләкләр бөтен ил буйлап таратырга мөмкин булган иң алга киткән һәм технологик чишелешләр өчен бирелә.

Исергәп авыл җирлеге «Шәһәр төзелеше сәясәте, халыкның яшәү тирәлеген тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү» номинациясендә авыл җирлекләре арасында икенче урын алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев