Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы районы газетасының алыштыргысыз корректоры

27 ноябрь көнне, “Хезмәткә дан” газетасы үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп уза.

Гөлия Төхвәтуллинаны “Хезмәткә дан” газетасының “аксакалы” дисәң дә, һич артык булмас. Ул редакциягә эшкә 1986 елда килә. Шул елдан алып бүгенге көнгә кадәр Гөлия ханым редакциянең алыштыргысыз корректоры. Тыныч холыклы, төпле фикерле, үз эшен җиренә җиткереп эшләгән Гөлия апа коллективта үз урынын тиз таба. Иң беренче редакциягә килеп урнашканда Гөлия апа бераз кыенсынып калдым ди.

– Баулыга икенче шәһәрдән күчеп килгән идек, балама ул вакытта яшь ярым гына иде, – ди Гөлия апа. – Эш эзләгәнемне белгәч, типографиягә барып кара диделәр. Ул вакытта редактор Фәнис Шәйдуллин иде. Башта коллективка килеп кергәч кыенсынып калдым, шундый журналистлар эшли иде анда, барысы да җитди төсле тоелды миңа. Баштарак кыенрак булды. Ул вакытта корректор кем булганын, ни эшләгәнен дә белми идем.

Еллар үтеп, заманалар үзгәреп тора. Гөлия ханым заман белән бергә атларга күптән күнеккән иде. Элекке вакытта эшләү катлаулырак иде, хәзер инде җиңелерәк, ди ул.

Эш алыштырып йөрергә өйрәнмәгән Гөлия апа 34 елдан артык гомерен редакция эшенә багышлаган. Игътибарлылыкны, белемлелекне таләп иткән корректор эшен һәркем дә булдыра алмый. Берсе артыннан берсе тезелеп киткән җөмләләр, хәрефләр агымын бик игътибарлы кеше генә тикшерә аладыр.

Бүгенге көндә Гөлия ханым корректор эшеннән кала альтернатив язучыларга газета өләшү белән дә мәшгуль. Гөлия апа һәр эшен яратып, күңел биреп эшли, шуңа да аны коллективта хөрмәт итәләр.

Айгөл Хөсәенова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ