Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

1 июльдән яңа счетчикларга күчә башлагач, халык өчен нәрсә үзгәрә?

Электр энергиясен хисаплап тору өчен шәхси һәм күп фатирлы йортларда акыллы счетчиклар куелачак.

1 июльдән шәхси һәм күп фатирлы йортларда электр энергиясен сарыф итүне хисаплап тору өчен яңа счетчиклар куя башлыйлар.

Яңа җиһаз тотылган энергияне үзе исәпли һәм тиешле оешмага үзе хәбәр итә. Квитанциягә күрсәтмәләр  язасы яки шалтыратып әйтәсе дә булмый. Бар хисаплар һәм хәбәрләр автомат рәвештә башкарыла. 

Электр энергиясе өчен түләми торган кешеләргә кыенрак булачак. Әгәр кулланучы әҗәт җыйса, акыллы счетчик аңа электр энергиясе бирүне чикли ала.

Энергия белән тәэмин итә торган оешма счетчиктан мәгълүмат ничек алынасын үзе хәл итә. Берничә вариант бар: өйдәге WI-FI челтәренә тоташып, мобиль телефон яки счетчикка куелган сим-карта аша.

Яңа төзелә торган йортларга акыллы счетчик куелачак. Ә иске йортларда булган счетчиклар сафтан чыгабару тәртибендә яңаларына алмаштырылачак. 

Яңа приборлар куйган чакта мошенниклар да ешрак килеп чыга. Шуңа күрә, сак булыгыз, бөтен кешегә ышанырга ярамый. Ташламалы бәя буенча счетчик куярга килүчеләр белән бигрәк тә сак булыгыз. Бөтен мәгълүматны идарәче компания һәм энергия белән тәэмин итә торган оешмада белеп була.

Әгәр торак хуҗалары җиһазны алмаштырудан баш тартса, электр энергиясен норматив буенча саныйлар, бу кыйммәтрәк була. 

«Счетчик кую торак хуҗалары өчен түләүсез була. Бу инициатива квитанцияләрдә турыдан-туры чагылмый», — дип аңлаткан Алексей Гавришев, AVG Legal идарәче партнеры.

Счетчикны алмаштыру яки яңасын кую өчен энергия белән тәэмин итә торган оешма яки челтәр компаниясе түли. Счетчикны кую һәм аны карап тору өчен дә чыгымнар була. Бу чыгымнар электр энергиясе тарифына кертеләчәк. Ләкин квитанцияләр бәясе артык артмаска тиеш, чөнки торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен бәяләр инфляция дәрәҗәсе белән чикләнә, диелә бу хәбәрдә.


Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев