Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыда яшәүче 101 яшьлек әби сайлауда катнашты

Баулыда яшәүче Бибихәбибә Мөхәммәтова 14 сентябрь көнне 101 яшен билгеләп үтте. Аның быелга туган көне мөһим вакыйга - Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау көненә туры килде.

Бер ел элек 100 яше тулар алдыннан без йөзьяшәр әбидә кунакта булып, аның хакында газета укучыларыбызга сөйләгән идек. Бибихәбибә әби әле дә шат күңелле, тормыш сөючән, хәтере дә яхшы. Билгеле, еллар үзенекен итә, шулай да ул авыруларга бирешмәскә тырыша.

Сайлауларда катнашуны ул мөһим эш дип саный. Участок сайлау комиссиясе әгъзалары аның өенә барды, ә бюллетеньнәрне Бибихәбибә әби үзе тутырды. Аларны урнага салыр алдыннан дога кылырга да онытмады.

Тавыш биргәннән соң, Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин туган көне белән котлап, аңа бүләк тапшырды.

- Бибихәбибә апа, 110 яшь тулган көнеңдә дә очрашырга сүз бирәсеңме? - дип сорады район башлыгы.

- Әлбәттә, очрашырбыз! - дип җавап бирде йөзьяшәр әби.

- Арабызда тормышка ышанычларын югалтмаган шундый шат күңелле кешеләр дә бар! - диде Альберт Хәбибуллин.

Бибихәбибә әбинең озын гомерле булуының сере нәрсәдә соң? Дөрес туклануда, гел хәрәкәттә булуда, тик тормауда, ди ул үзе. Йөзьяшәр әби файдалы ризык кына ашый.

Ул күп балалы гаиләдә туып-үскән, гомере буе хезмәт куйган, киләчәк көнгә ышанычын югалтмаган.

- Мин өй генә төзи белмим, - ди ул. - Бәйләү, тегү, утын яру, мичкә ягу эшләрен - барысын да беләм, җырлыйм да.

Бибихәбибә әби яшьли тол калган, бер улы белән өч кызын ялгызы үстергән. Әби әйтүенчә, балалары да ипле булган, аның кадерен белеп, ярдәм итеп яшәгәннәр, бүген дә төп таянычлары алар.

Бибихәбибә әби үзен бик бәхетле дип саный - авырлыклар артта калган, бүгенге көндә ул балалары, оныклары, оныкчыклары белән гомер кичерә.

- Гомерем буе тектем. Мин күлмәк тегеп биргән кешеләр миңа озын гомер тели иде. Күрәсең, аларның теләкләре кабул булды! Ә бәхет ул - яхшы яшәү, башкаларга да шундый бәхет телим. Район җитәкчелегенә рәхмәтем зур, мине онытмыйлар, котларга киләләр.

Очрашу ахырында ул үзенең яраткан җырларының берсен җырлап күрсәтте, ә җыр аның гомерлек юлдашы булган.

Айгөл ИДИЯТУЛЛИНА

Фотосурәт: Айгөл Идиятуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Баулы муниципаль районы ветераннар сайлаулар