Баулылар Фәнис Яруллинны искә алды
9 декабрьдә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның вафат булуына 7 ел тула.
Фәнис Яруллинның туган авылы Кызылъярдагы музей-йортында авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә язучыны искә алу кичәсе оештырылган.
Кичәдә Мәгъдәнур хәзрәт Асылгәрәев, язучының рухына багышлап, Коръән сүрәләре укыган.
Чарада язучының туганнары, замандашлары, авылдашлары катнашкан. Шулай ук Баулы шәһәре ветераннар советыннан Мохтар Афзалов, Закуан Ибраһимов һәм башка ветераннар да чакырылган. Кунаклар Фәнис Яруллин турында хатирәләре белән уртаклашкан.
Кичәнең икенче өлешендә мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгыш ясаган, Фәнис Яруллин сүзләренә язылган җырлар яңгыраган.
Чыганак: Фәнис Яруллинның музей-йорты https://vk.com/club137278424
Фотолар https://vk.com/club137278424
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев