Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшь баулыларны муниципаль Яшьләр парламентына керергә чакыралар

Муниципаль Яшьләр парламентына гаризалар кабул итү башланды. Аның эше барышында 45 муниципаль парламент төзеләчәк, аларга һәр районда яшьләр сорауларын җитәкләүче актив һәм инициативалы яшьләр керәчәк.

Үз районыңның киләчәгенә битараф булмасаң, димәк, кул кушырып утырырга ярамый! Барлык үзгәрешләр безнең үзебездән башлана!

Үз кандидатураңны 17 августка кадәр чыгарырга мөмкин. Төп шарт - сиңа 18 дән 35 яшькә кадәр булырга тиеш.

Түбәндәге адрес буенча заявка-анкета бирергә кирәк: Ydmsbavly@yandex.ru (анкетаны «ВКонтакте» челтәренең социаль челтәрендә «Яшьлэр доньясы» күппрофильле яшьләр үзәге бергәлегендә: vk.com/molodezjka алырга мөмкин).

Синең отышың: идеяләрне гамәлгә ашыру өчен нәтиҗәле мәйданчык булачак.
Бонуслар: синең теләкләрең буенча формалашкан белем бирү программасы.


Чыганак: bavly.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев