Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңалыклар

Җирлек башлыгын Казанда бүләкләделәр Иң яхшы авыл җирлекләре, ярдәмче хуҗалык-лар, гаилә хуҗалыклары һәм кооперативлар башлыклары республика конкурсына йомгак ясалды. Республика Игенчеләре сараенда конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында безнең районнан бердәнбер җиңүче - Салих авыл җирлеге башлыгы Рузил Әхмәтшинга Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының дипломы һәм 50 мең сум күләмендә акчалата приз...

Җирлек башлыгын Казанда бүләкләделәр

Иң яхшы авыл җирлекләре, ярдәмче хуҗалык-лар, гаилә хуҗалыклары һәм кооперативлар башлыклары республика конкурсына йомгак ясалды.

Республика Игенчеләре сараенда конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында безнең районнан бердәнбер җиңүче - Салих авыл җирлеге башлыгы Рузил Әхмәтшинга Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының дипломы һәм 50 мең сум күләмендә акчалата приз тапшырылды. Ул "Гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында терлекләрнең югары баш санын саклап калу" номинациясендә җиңүче булды. Әгәр дә 2009 елда әлеге авыл җирлегендә 262 баш сыер булса, бүгенге көндә аларның баш саны 307гә кадәр арткан.

Температура көйләгеч үзен аклаган

Ике этажлы йортларны артык җылыту проблемасын хәл итү максатыннан, Ленин урамындагы 28нче йортта, сынау өчен, махсус прибор куелды.

Февраль аеның беренче биш көнендә үк приборның тәүлегенә 1,5 гигакалорийны экономияләү мөмкинлеге бирүе күренде. Әлеге вакытка шундый 8 көйләгеч сатып алынган, җылыту сезоны тәмамлангач, алар проблемалы йортларда урнаштырылачак. Прибор хакы һәм монтаж халыктан "йорт эчендәге үзәк җылыту системасына агымдагы ремонт" маддәсе буенча җыелган акчалар хисабына түләнәчәк.

Талантлар йолдызлыгы

Баулылылар XII "Созвездие-Йолдызлык-2012" республика эстрада сәнгате фестивале призёрлары булдылар.

Зона этабы бу юлы Азнакай шәһәрендә узды. Баулының сәләтле балалары жюри тарафыннан югары бәя алды: "Примавера" хореография коллективы (җитәкчесе Роман Ткачёв) "Хореография" номинациясендә беренче урынны, Эльгар Гусейнов (Алсу Сәетова) "Конферанс" номинациясендә өченче урынны яулады. Сәнгать мәктәбе укытучысы Рифкать Вәлиевнең укучылары да җиңү яуладылар: "Даринки" ансамбле "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә иң яхшысы дип табылган, ә "Гөлләр" - өченче урынны алган, ялгыз башкаручы Миләүшә Миңнушина икенче урынга лаек булган. Әлеге балалар апрель аенда Казанда, фестиваль финалының сайлап алу турында чыгыш ясаячаклар.

Рецептсыз сатуны тыйдылар

Татарстанда составында кодеин булган препаратларны рецептсыз сату тыелгач, кайбер аптека челтәрләре аларны сатудан баш тартырга мәҗбүр булдылар.

Составында кодеин булган препаратларны рецептсыз сатуны тыю республика, бөтен Россия территориясендә дезоморфин наркоманиясе нык арту белән бәйле. Россия буенча тулаем бу тыю киләсе елның 1 июненнән гамәлгә керәчәк. Бүген шәһәрдә бу дарулар бары 128нче дәүләт үзәк аптекасында гына сатыла.

Ышан, ләкин тикшер

Соңгы араларда кешеләрдән, туганнары юл-транспорт һәлакәтенә тарыды дип алдап, акча алу очраклары артты.

Схемасы бик гади: мошенниклар кешегә шалтыратып, аның якын туганы авариягә эләгүе, зыян күрүчеләр барлыгы турында хәбәр итәләр. Билгеле бер сумма түләсәң, бу хәлне җайларга вәгъдә итәләр. Соңыннан бернинди дә авария булмавы, ә акча мошенниклар кулына керүе ачыклана. Шуның белән бәйле рәвештә ДАИ халыкны уяу булырга чакыра. Мошенниклар шалтыратуы турында кичекмәстән 02 телефоны буенча полициягә хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев