Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңа «Галиябану» спектакле уйналды

Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында 110 сезонның беренче премьерасы - Мирхәйдәр Фәйзи пьесасы буенча "Галиябану" спектакле уйналды. Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән "Галиябану" Камал театры тарихында әсәрнең 10нчы куелышы. Соңгы тапкыр ул сәхнәгә 24 ел элек куелган. Мирхәйдәр Фәйзинең әлеге пьесасын беренче мәртәбә 1917 елны Оренбургта "Ширкать" труппасы сәхнәләштерә. Драма...

Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында 110 сезонның беренче премьерасы - Мирхәйдәр Фәйзи пьесасы буенча "Галиябану" спектакле уйналды. Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән "Галиябану" Камал театры тарихында әсәрнең 10нчы куелышы. Соңгы тапкыр ул сәхнәгә 24 ел элек куелган.

Мирхәйдәр Фәйзинең әлеге пьесасын беренче мәртәбә 1917 елны Оренбургта "Ширкать" труппасы сәхнәләштерә. Драма "Сәгъдәтбану" дип атала, тик Оренбург режиссеры Вәли Мортазин-Иманский автордан әсәрне төзәтеп язуын сорый. Шулай итеп, пьеса яңартылган форматта "Галиябану" исеме белән Оренбург тамашачысына тәкъдим ителә. Спектакльнең уңышы хакында ишетеп, "Сәйяр" труппасының сәнгать җитәкчесе Габдулла Кариев та әлеге пьесага алынырга була.

"Галиябану"ның премьерасы Казанда 1918 елның 7 апрелендә үтә. Төп рольләрне Әшрәф Синяева (Галиябану), Ситдыйк Айдаров (Хәлил) һәм Хәмит Күлмәмәт (Хәлил) башкара. Ихлас күңелле, әхлаклы яшь кыз образы тамашачы мәхәббәтен шундук яулап ала.

Шуннан соң "Галиябану" пьесасы Камал театры сәхнәсендә тагын сигез мәртәбә куела. Мәсәлән, 1952 елны ГИТИСның режиссура факультетын тәмамлаган Равил Тумашев М.Фәйзи драмасын диплом спектакле буларак сәхнәләштерә.

Галиябану, Хәлил, Исмәгыйль образлары күп кенә Камал артистларының иҗат башлангычы булып тора. Төрле елларда Галиябану ролен - Әшрәф Синяева, Сара Байкина, Рокыя Кушловская, Мәрзия Минлебаева, Рауза Хәйретдинова, Мәсгудә Хәйруллина һәм Илсөя Төхфәтуллина; Хәлил ролен - Ситдыйк Айдаров, Камал III, Уралский I, Хәким Сәлимҗанов, Ибраһим Гафуров, Дилүс Ильясов, Роберт Әбүлмәмбәтов һәм Рамил Төхфәтуллин; Исмагильне - Барый Тарһанов, Камал I, Хәмит Күлмәмәт, Хәким Сәлимҗанов, Шакир Шамилский, Һидәят Солтанов, Илшат Йомагулов, Әмир Камалиев башкара.

Соңгы тапкыр Мирхәйдәр Фәйзи пьесасын Камал театры сәхнәсендә 1991 елны Празат Исәнбәт куя. Төп рольләрне Илсөя һәм Рамил Төхфәтуллинннар, Әмир Камалиев башкара.

Режиссер Илгиз Зәйниев тамашачыларга әлеге спектакльнең яңа куелышын тәкъдим итә. Галиябану ролендә - Гүзәл Гөлвердиева, Хәлил - Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Исмәгыйль - Алмаз Гәрәев.

Чыганак: matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев