Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда корылык: зыян күләме миллиардлар белән исәпләнә

Җәйнең һәрбер кызу һәм коры көне Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагына 1 миллиард сумлык зыян китерергә сәләтле. Әгәр дә киләсе 10 көндә республикада хәзерге кебек кызу һава торышы сакланса, зыян күләме 30 миллиард сумга җитәргә мөмкин. Билгеле булганча, һава торышы Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен инде алтынчы ел рәттән коры һәм кызу...

Җәйнең һәрбер кызу һәм коры көне Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагына 1 миллиард сумлык зыян китерергә сәләтле. Әгәр дә киләсе 10 көндә республикада хәзерге кебек кызу һава торышы сакланса, зыян күләме 30 миллиард сумга җитәргә мөмкин.

Билгеле булганча, һава торышы Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен инде алтынчы ел рәттән коры һәм кызу һава торышы белән сыный. Агымдагы елда язгы кыр эшләренең шактый уңышлы узуы һәм язның явым-төшемгә бай булуы авыл халкы күңеленә мул уңышка өмет орлыклары салган иде. Кызганыч, әлеге сөенеч озакка бармады: республика басу-кырларының күбесенең инде 15 майдан бирле рәхәтләнеп яңгырга туенганы юк.

Тагын 10 көн яумаса...

- 2015 елда уңыш күләменең никадәр булачагы турында әйтү әлегә мөмкин түгел. Шулай да, республика басу-кырларында вәзгыять шактый катлаулы. Төньяктарак урнашкан 4-5 районда әлегә авырлык әллә ни сизелми. Актаныш, Мамадыш, Әгерҗе, Тукай һәм Алабуга районнарында да вәзгыять ярап тора. Ә менә республиканың кайбер "икмәкле" районнары сусызлыктан бик интегә. Бу барча чәчүлек җирләренең дүрттән өчедер, мөгаен, - дип белдерде Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада "хөкем сөрүче" коры һава торышы турында.

Билгеле булганча, агымдагы елда язгы чәчү кампаниясен уңышлы уздырып җибәрүгә барлыгы 17,5 миллиард сум акча тотылды. Тик июнь аеның коры торуы шактый әйбәт узган чәчү чорының һәм язгы яңгырларның нәтиҗәлелеген бик тиздән юкка чыгарырга мөмкин.

- Кызганыч, уңыш күләмендә язгы яңгырлар гына роль уйнамый шул. Республикада авыл хуҗалыгы үсентеләре өчен файдалы явым-төшемнең инде 15 майдан бирле булганы юк һәм вәзгыять көннән-көн катлаулана бара. Җәйнең һәрбер кызу һәм коры көне Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагына 1 миллиард сумлык зыян китерергә сәләтле. Биредә сүз без җитештерергә мөмкин булган продукция күләме турында бара. Әгәр киләсе 10 көн эчендә республикада явым-төшем булмаса һәм хәзерге кебек коры һава торышы сакланса, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 30 миллиард сумлык югалтулар кичерергә мөмкин, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Корылыкка каршы көрәш башланды

Кызганыч, синоптикларның фаразлары бер дә сөендерерлек түгел. Аларга ышансак, һава торышында июнь ахырына кадәр әллә ни зур үзгәрешләр көтелмәячәк.

- Иминият компанияләренә өметләнеп булмый. Һәркемнең үз ихтыяҗы. Алар әлеге югалтуларның бик кечкенә өлешен генә каплый алачак. Ә калган югалтуларны дәүләт тә, иминият оешмалары да капламаячак. Бу - авыл хуҗалыгы предприятиеләре икътисадына зур зыян киләчәк дигән сүз. Аллага шөкер, безнең республика зур һәм әлеге вәзгыятькә каршы көрәшеп була, - дип дәвам итте сүзен министр.

Чыннан да, Татарстанда корылыкка каршы эшчәнлек инде хәзердән үк алып барыла. Әлеге максатта 1,5-2 миллиард сумлык акча тотылган инде. Үсентеләрне саклап калу өчен аларны яфраклар белән тукландыру бара. Корткычларга каршы көрәш - шулай ук иң мөһим эшләрнең берсе, чөнки кызуда алар аеруча активлаша.

Чыганак: интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев