Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр исемлегенә слесарьлар һәм визажистлар керде

Исемлек республикада 2020-2022 елларда актуаль булачак 121 профессияне үз эченә ала.

Татарстанда 2020-2022 елларда актуаль булачак һөнәрләр исемлеген расладылар. Аерым алганда, анда слесарь, зоотехник, визажист, пешекче, кондитер, скважиналар бораулау, мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендәге белгечләр һ.б. керде. ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карары ТР хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

Исемлектә республика икътисады үсешенең өстенлекле юнәлешләренә туры килгән 121 профессия һәм урта һөнәри белем бирү өлкәсендәге белгечлекләр санап үтелгән.

«Карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләргә», - диелә документта.

Исемлекнең максаты – Татарстан Республикасында кадрлар әзерләү механизмнарын камилләштерү һәм сәнәгый (икътисади) үсешне кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандартларын гамәлгә кертү өчен шартлар булдыру.


Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/business/29-07-2020/tatarstanda-ihtyya-i-zur-bulgan-n-rl-r-isemlegen-slesarlar-m-vizazhistlar-kerde-5759942

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев