Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда иң бай район башлыклары кемнәр

Татарстан хөкүмәтендә, президент аппаратында хезмәт куючылар һәм депутатлар, район башлыклары үзләренең 2014 елдагы керемнәре турындагы декларацияләрен тапшырып бетерделәр. Интертат.ру хәбәр иткәнчә, республиканың иң бай 3 район башлыгы исемлегенә түбәндәгеләр керде: 1. Рәмис Сафиуллов, Тәтеш районы башлыгы Бактың исә, Татарстандагы иң бай район башлыгы Тәтешнеке икән. Рәмис Сафиуллов гаиләсе кереме 2014...

Татарстан хөкүмәтендә, президент аппаратында хезмәт куючылар һәм депутатлар, район башлыклары үзләренең 2014 елдагы керемнәре турындагы декларацияләрен тапшырып бетерделәр.

Интертат.ру хәбәр иткәнчә, республиканың иң бай 3 район башлыгы исемлегенә түбәндәгеләр керде:

1. Рәмис Сафиуллов, Тәтеш районы башлыгы

Бактың исә, Татарстандагы иң бай район башлыгы Тәтешнеке икән. Рәмис Сафиуллов гаиләсе кереме 2014 елда 132,5 миллионнан да артып киткән. Ул үзе 106,6 миллион сум акча эшләсә, хәләл җефетенеке күпкә азрак - 26 миллион сум тәшкил иткән. Документтан күренгәнчә, бүгенге көндә түрәнең 11 җир кишәрлеге һәм тагын 22 кишәрлектә өлеше бар. Әле алай гына да түгел, ул 9 трактор, 3 комбайн, 2 прицеп, ике "КАМАЗ" га хуҗа. Болардан кала ул декларациядә бозау, сыер һәм дуңгыз үрчетү корылмалары, административ һәм офис биналары, гараж һәм тагын берничә бинаны күрсәткән. Шәхси машиналарына килгәндә исә, алар дүртәү: «Тойота Ленд Крузер 200», «Шевроле Нива», «Лада Гранта» һәм «Рено Дастер».

Хәер, Рәмис Сафиуллов әлеге вазифага узган елның октябрь аенда гына билгеләнде. Моңа кадәр ул "Колос" агрофирмасы җитәкчесе иде. Аның кеременең шактый өлешенең нәкъ менә эшмәкәрлектән кергән булуы да бик мөмкин.

2. Илсур Метшин, Казан шәһәре мэры

Икенче урында - Казан шәһәре мэры Илсур Метшин гаиләсе. Алар 2014 елда хәләл җефете белән бергә барлыгы 91 миллион сум акча эшләгән. Хәер, әлеге акчаларның бары тик 5 проценты гына Илсур Метшинныкы. Калган 86,4 миллион сумны исә гаилә бюджетына Гөлнара Метшина керткән.

3. Рамил Муллин, Мөслим районы башлыгы

Әлеге рейтингның өченче урынында торуга карамастан, Рамил Муллин гаиләсе 2014 елда Тәтеш районы башлыгыныкы белән чагыштырганда алты тапкырга (!) кимрәк акча эшләгән. Алар хатыны белән бергә гаилә бюджетын 22,4 миллион сумга баеткан. Хәер, әлеге акчаларда Рамил Муллинның өлеше әллә ни зур түгел - нибары 4,9 миллион сум гына тәшкил итә. Аның каравы, ул хатыныннан бик "уңган". Калган 17,5 миллион сум акчагы нәкъ менә хәләл җефете эшләгән.

Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин исә 10нчы урында.

Билгеле булганча, Рамил әфәнде Баулы районы белән узган елның сентябрь аенда гына җиткәчелек итә башлады. 2014 елда исә аның якынча 8,5 миллион сум акча эшләгәнлеге мәгълүм. Хатынының кереме 715 мең сум тәшкил иткән.

Аларның ике катлы йортлары, 36 һәм 78 квадрат метрлы ике фатирлары һәм бер җир кишәрлекләре бар. Машиналарына килгәндә, Рамил Гатиятуллин Land Rover Range Rover Sport автомобиле һәм Catran-460 катерының хуҗасы булып санала.

Акчаны иң аз эшләүче район башлыкларына килгәндә, соңгы урында - Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин. Аның гаиләсе 2014 елда якынча 961 мең сумлык керем алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев