Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан мөфтияте татар шамаилләре конкурсын уздыра

Изге Коръән аятьләре, сүрәләр язылган шамаилләр элек-электән татар өйләрен бизәп, нур биреп торган. Безнең халык еш кына шамаилләрне пыялага, төсле фольгалар кулланып һәм милли бизәкләр төшереп ясаган.

Шамаилләргә бәйле традицияләрне саклау һәм ныгыту максатыннын Татарстан мөфтияте "Минем өемнең шамаиле" республика акциясе кысаларында конкурс уздыра.

Конкурс номинацияләре:

Профессиональ каллиграфия. Әлеге номинациягә пыялага ясалган классик татар шамаилләре кабул ителә. Җиңүчеләргә премияләр каралган (20 мең сум, 15 мең сум, 10 мең сум). Иң яхшы эшләр акциянең махсус каталогына кертеләчәк. Эшләр А4 (210 мм-297мм) - А2 (420мм-594мм) форматында кабул ителә. Өстенлек стандарт форматларга бирелә (А4, А3, А2).

Һәвәскәр каллиграфия. Әлеге номинациядә автор үзе теләгән техниканы кулланып ясаган шамаилләр кабул ителә. Җиңүчеләргә премияләр каралган (7 мең сум, 5 мең сум, 3 мең сум). Иң яхшы эшләр акциянең махсус каталогына кертеләчәк.

Балалар иҗаты. Катнашучыларны һәм җиңүчеләрне истәлек бүләкләре, грамоталар, рәхмәт хатлары көтә. Иң яхшы эшләр акциянең махсус каталогына кертелергә мөмкин.

Гаилә ядкаре. Әлеге номинациягә гаилә шамаилләре фотолары кабул ителә. Иң үзенчәлекле эшләр акциянең махсус каталогына кертеләчәк һәм шамаилләр күргәзмәсендә урын алачак. Гаилә шамаилләрен саклаучыларга истәлек бүләкләре тапшырыла. Шулай ук аларга шамаилләрендәге язулар укып күрсәтеләчәк һәм тәрҗемә ителәчәк.

Конкурста катнашкан иң яхшы шамаилләр күргәзмәсе Кол Шәриф мәчетендә 15 майдан алып 15 июльгә кадәр уздырылачак. Конкурска килгән эшләрне профессиональ жюри һәм 15 -21 май көннәрендә үткәреләчәк тавыш бирүдә катнашучылар бәяли. Җиңүчеләр 21 майда - Идел буе Болгарында Ислам кабул итү көнендә игълан ителә. Җиңүчеләр "Яңа гасыр" телеканалының татар шамаилләре сәнгатенә багышланган тапшыруларында катнаша ала.

Конкурс эшләре фотографияләрен 25 апрельгә кадәр info@dumrt.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Фотографияне җибәргәндә авторның тулы исеме, номинация һәм иҗат эше исеме күрсәтелергә һәм катнашучы хакында кыскача мәгълүмат язылган булырга тиеш.

Конкурсны оештыручылар: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, "Татар сәнгате һәм мәдәнияте (Татар шамаилләре галереясе) клубы" иҗтимагый оешмасы, "Казан кремле" музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев