Салым түләү вакыты чыкты
Түләнмәгән салым 2 декабрьдән “бурыч” статусын ала.
Баш дәүләт салым инспекторы Валентина Галкина хәбәр иткәнчә, 30 ноябрьгә Баулы районында салымнарның 64,9 проценты түләнгән. Салым җыю буенча лидерлар – Покров-Урыстамак авыл җирлеге (84,8 процент), Шалты (74,4 процент), Кызылъяр (71,7 процент), Удмурт Ташлысы (70,8 процент) авыл җирлекләре.
Валентина Галкина салым түләү аеруча начар булган җирлекләрне дә телгә алды: Томбарлы авыл җирлегеннән салымнарның 38,2 проценты гына кергән, Исергәп авыл җирлеге дә бу яктан артта – хәзерге вакытта әлеге күрсәткеч 55,2 процент кына.
Бүгенге көндә Баулы районының башка җирлекләрендә салым җыю 60-70 процент тәшкил итә. Чагыштыру өчен: узган елда әлеге вакытка районда салым җыю проценты 80 проценттан артык булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев