Күңел ачу чаралары уздыру киңәш ителми
Яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен өстәмә чикләүләр кертелүе турында исегезгә төшерәбез
Шушы көннәрдә Татарстан министрлар кабинеты “Республикада яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча чаралар турында” 2020 елның 19 мартында кабул ителгән карарга кертелгән үзгәрешләрне бастырып чыгарды. Аның нигезендә, 23 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр тамашалар, күңел ачу чаралары үткәрү туктатыла, шулай ук җәмәгать транспортына, шул исәптән таксига бары тик маска кигән пассажирлар гына утыра ала.
Чираттагы аппарат киңәшмәсендә Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин районда төрле чаралар үткәрүне максималь рәвештә киметергә, киңәшмәләрне онлайн форматта үткәрергә кирәклеген ассызыклады. Театр һәм киноларга да йөрми тору яхшырак.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев