Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Карбызны читләп үтсәк тә ярый

Җәй җиләк-җимеш чоры. Шәһәрнең урамдагы сәүдә нокталарына игътибар итсәң, кызу челләне генә көтеп торган кебек, карбыз белән сату итүчеләр күзгә күренеп арта. Шул уңайдан Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе карбыз хакында берникадәр мәгълүмат җиткерде. Идарә тармагы хезмәткәрләре әйтүенчә, Россиядә әле карбызлар тиз генә өлгерми. Әлеге культураларны Татарстанга...

Җәй җиләк-җимеш чоры. Шәһәрнең урамдагы сәүдә нокталарына игътибар итсәң, кызу челләне генә көтеп торган кебек, карбыз белән сату итүчеләр күзгә күренеп арта. Шул уңайдан Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе карбыз хакында берникадәр мәгълүмат җиткерде.

Идарә тармагы хезмәткәрләре әйтүенчә, Россиядә әле карбызлар тиз генә өлгерми. Әлеге культураларны Татарстанга күпләп кертү һәм аларны сату, традицион рәвештә, август аена туры килә. Шулай да, карбызлар тизрәк өлгерсен өчен фермерлар төрле ашлама, шул исәптән туфракта нитратлар барлыкка китерә торган азотлы ашлама кулланырга мөмкиннәр.

Әлеге матдә карбызга сеңеп, аның йомшак өлешенә туплана бара. Ә карбызда нитрат килограммына 60 мг артып китмәскә тиеш икән. Иртә "өлгергән" карбызларда әлеге күрсәткеч ун тапкырдан күбрәк була, ди идарә тармагы белгечләре. Бу организм өчен бик зыянлы. Нитратлар белән агуланган авырлы ханымнар балаларын югалтырга да мөмкин.

Нитрат белән агулануның беренче билгеләре: күңел болгану, косу, тырнаклар, ирен, бит "зәңгәрләнү", баш авырту. Канда шикәр күп булган очракта карбызны чама белән генә ашау киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев