Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Фирдүс Тямаев телевидениедә музыкаль тапшыру алып бара башлаган (ВИДЕО)

Танылган җырчы Фирдүс Тямаев телевидениедә "ҖырлаОКе" дип исемләнгән яңа тапшыру алып бара башлады. Аның беренче чыгарылышы узган атнада эфирга чыкты.

- Тапшыруны күргәч тә, хафаландым, чөнки үземнән бер дә канәгать түгелмен. Сөйләм телем бик нык аксый, матур һәм дөрес сөйләргә өйрәнергә, сөйләм осталыгын баетырга кирәк. Тапшыруда катнашучылар белән аралашу, артистизм күрсәтү - алары җиңел бирелә, ә менә сәхнә теле белән сөйләшүем әлегә саек. Алга таба бу юнәлештә эшләргә, телне шомартырга телим. Хәзер программаны яттан өйрәнү белән шөгыльләнәм. Карап уку да алып баручыга килешми, - дип сөйләде Фирдус Intertat.ru хәбәрчесенә.

"ТМTV" телеканалында баручы "Җырлаоке" тапшыруының төп максаты - яшь талантларны барлап, аларны халык алдында таныту. Уен барлыгы өч турдан тора. Беренче турда яңгыраган көйнең нинди җыр икәнен һәм кем башкаруын әйтергә кирәк. Икенче турда алты хәрефтән торган җөмләне һәм аның нинди танылган хиттан алынганлыгын ачыклау бурычы тора. Өченче турда исә тере тавыш белән караоке җырларга кирәк. Иң күп балл җыючы җиңүгә лаек була. Ә иң кызыгы - җиңүчегә үзе яратып башкара торган бер җырына бушка клип төшереләчәк һәм ул өч ай дәвамында «TMTV» телеканалында бушка күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев