Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәрәңге дә яман шешкә дучар

Россиядә бәрәңге - мөһим булган авыл хуҗалыгы культураларының берсе. Ул азык-төлек, терлек азыгы һәм техник максатлар өчен үстерелә. Бәрәңге - бик күп авыруга һәм корткычка дучар яшелчә.

Гөмбәле чирләр - фитофтороз, ризоктониоз, гади кырчын (парша), альтернариоз, коры черек. Бактерияле авырулар: кара сабак, боҗралы һәм юеш черек. Паразитлар тарафыннан таралмый торган чирләр: бронзалы яфраклар, азот кысынкылыгы, фосфор кытлыгы, бүлбеләр һәм чечевичкалар үсеп җәелүе, бүлбеләр куышлыгы. Бәрәңге корткычлары - колорадо коңгызы, проволочник. Моннан тыш, карантин авырулар һәм корткычлар да бар. Шуларның берсе - бәрәңге яман шеше һәм алтынсыман бәрәңге нематодасы. Бәрәңге яман шеше - аеруча зыян сала торган карантин чир. Районлаштырылган яман шешкә каршы торучан сортлар булмаганда, бу авыру аркасында бәрәңге уңышы 60 процентка кадәр кимегән еллар бар. Бәрәңге бик нык зарарланганда, уңыш тулысы белән юкка чыга. Бәрәңгенең яман шеше Россиянең 27 субъектында билгеле. Әлеге чирне ачыклау һәм юк итү буенча чаралар уңыш җыйган чорда күрелә. Бу вакытта үскеннәр буллу -булмауга сабаклар, бүлбеләр тикшерелә. Бәрәңге яман шеше белән көрәштә карантин, агротехник һәм химик чаралар кулланыла.

Карантин объектлар яисә аның билгеләре ачыкланган очракта, әлеге объект хуҗасы бу хакта кичекмәстән "Россельхознадзор"ның территориаль идарәсенә хәбәр итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев