Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулылылар арасында халык контроле популяр

Баулылылар "Халык контроле" дәүләт системасына шикаятьләр юллауларын дәвам итәләр.

Мәсәлән, Баулыда яшәүче Ольга Баулы шәһәренең Ленин урамындагы балалар сөт кухнясы каршындагы ачык кое турында хәбәр иткән. Мөрәҗәгатен дәлилләп, фотосурәт тә җибәргән. Әлеге мәсьәлә хәл ителгән - шәһәр башкарма комитеты люкның гравий белән каплануы турында җавап биргән.

Шәһәребездә яшәүче тагын бер кеше Пушкин урамындагы 45нче йортта редакциядән чыккач башлана торган тротуар мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткән. Ул әлеге участокта яшь әниләргә, өлкән кешеләргә йөрергә аеруча кыен булуын язган. Шәһәр башкарма комитеты белгече җавабыннан күренгәнчә, әлеге урамдагы тротуарны норматив хәлгә китерү буенча ремонтны 2014 елның 1 сентябренә кадәр тәмамларга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев