Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулылы Сабирҗан ага 90 яшен билгеләп үтте

«Тормышыбыз хәзер оҗмах», дип каршы алды безне бүген 90 яшен тутырган Сабирҗан абый Әхмәтгәрәев. Ул 1925нче елның 1 июлендә Миннегол авылында гаиләдә беренче бала булып туган. Яшүсмер, егет чорлары иң авыр вакытларга туры килгән. Бөек Ватан сугышы башлангач әтиләре иң беренчеләрдән булып фронтка китә, аңа яу кырыннан әйләнеп кайту насыйп...

«Тормышыбыз хәзер оҗмах», дип каршы алды безне бүген 90 яшен тутырган Сабирҗан абый Әхмәтгәрәев.

Ул 1925нче елның 1 июлендә Миннегол авылында гаиләдә беренче бала булып туган. Яшүсмер, егет чорлары иң авыр вакытларга туры килгән. Бөек Ватан сугышы башлангач әтиләре иң беренчеләрдән булып фронтка китә, аңа яу кырыннан әйләнеп кайту насыйп булмый. Сабирҗан абый да башта хезмәткә алына, аннан соң 1943нче елда сугыш кырларына җибәрелә.

- Ул елларда үлем безнең күзгә карап, тирәбездә генә йөрде, - дип авырлык белән искә ала ветеран.

Бервакыт бомбежкага эләгеп сугышчан дусларын, югалтуын, үзе дә хикмәт белән генә исән калуын сөйли. Күзендәге яшь бөртекләре бит очларыннан тәгәрәп төшүдән кыенсынган кебек Сабирҗан абый бу минутта карашын еракка төби. Күреп торам, әлеге дәһшәтле еллар турында Сабирҗан абыйның сөйләр сүзләре күп, әмма ул бу вакыйгаларны эчкә йота.

Шул вакытта Сабирҗан абыйның 62 ел бергә гомер кичергән тормыш иптәше Сәкинә апа сүзгә кушылды:

- И, балам, безнең буын күргәннәрне беркемгә дә язмасын! Безнең чор кешеләренең үткән гомер юллары бер инде, әмма язмышлары гына төрле, - ди ул.

Сабирҗан абый да, Сәкинә апа да өлкән яшьтә булуларына карамастан, яшәү ямен, тормыш тәмен белеп, бер-берсенең күзләренә генә карап яшиләр. Икесе дә еш кына: "Без бит хәзер оҗмахта яшибез", - дип кабатлый алар.

Чынлап та, алар бүгенге көндә дәүләт тарафыннан "ветераннарга торак" федераль программасына нигезләнеп бирелгән фатирларында тыныч кына гомер итәләр. Өйләрендә чиста, пөхтәлек, бәйрәм кәефе. Сабирҗан абый рәт-рәт итеп медальләре тагылган костюмын киеп, кунаклар килүен көтә. Аны бүген 90 яше тулу уңаеннан район башлыгы Рамил Гатиятуллин, үзе эшләп лаеклы ялга чыккан оешма - ведомстводан тыш сак бүлеге вәкилләре, балалары килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев