Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулылар өйдә тавыш бирә

Баулы районының Шәмәй авылында яшәүче 84 яшьлек Әнисә Нәҗмиева бүген өйдә тавыш бирү хокукыннан файдаланды.

Иртән үк аның өендә музыка уйнады. Күп кенә өлкән яшьтәге кешеләр сыман Әнисә Нәҗмиева өчен сайлау мөһим вакыйга, үзенчәлекле бәйрәм. Ул лаеклы дип санаган кандидатлар өчен кирәкле билге куйганнан соң бюллетеннарны күчерелмә савытка төшерде:

- Кемгә ышанам, шуңа тавыш бирәм. Аллаһы Тәгалә аларга халык иминлеге өчен хезмәт итәргә ныклы сәламәтлек, көч бирсен. Пенсионерлар турында шулай ук кайгыртуларын дәвам итсеннәр, вакытында пенсияләрне түләсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев