Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулылар сайлауларда югары активлык күрсәтә

Кичке алтыга Баулы районының 27823 сайлаучысының 22159се тавыш бирде, бу 79,6 процентны тәшкил итте.

Район сайлау комиссиясе рәисе Рима Солтанова "Хезмәткә дан" газетасына хәбәр итүенчә, 18 сәгатькә баулылар югары активлык күрсәткән. Авылларда бу күрсәткеч шәһәргә караганда югарырак: шәһәрдә 13213 сайлаучы (75,6 процент) булса, авылда 8946 кеше үз тавыш бирү участокларына килгән (79,6 процент).

14 сәгатькә кадәр сайлау участоклары үз пунктларына җитди сәбәп буенча килә алмаучылардан заявкалар кабул итте. Ә 14 сәгатьтән соң төркемнәр әлеге заявкалар буенча чыгып эшли башлады.

Россия эчке эшләр бүлегенең Баулы районы буенча бүлек начальнигы Руслан Лавров "Хезмәткә дан" газетасына хәбәр итүенчә, бүген барлык 16 шәһәр һәм 22 авыл сайлау участокларында тәртип саклау өчен полиция хезмәткәрләре һәм шәхси саклау предприятие вәкилләре җәлеп ителде.

- 18 сәгатькә сайлау закончалыгын бозу һәм тәртип бозу очраклары булмады, барысы да контрольдә, - диде Руслан Лавров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев