Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыда муниципаль юл фонды төзелә

Бу 2014 елда 11 миллион сум акчаны җирле әһәмияттәге юлларны, шул исәптән квартал эчендәге юлларны ремонтлауга юнәлтергә мөмкинлек бирәчәк.

Фонд ягулыкка акцизлар өлеше исәбенә тулыланачак һәм 2014 елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак. Баулы муниципаль районы Советы һәм Баулы шәһәр Советының берләштерелгән утырышында әнә шундый карар кабул ителде.

Депутатлар агымдагы елга район һәм шәһәр бюджетына, административ комиссия составына һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия составына, муниципаль хезмәткәрләрнең кайбер категорияләре хезмәтенә түләү һәм җир салымы турындагы карарларга үзгәрешләр керттеләр.

Шәһәрдә территориаль иҗтимагый үзидарә (ТОС) оештырылу турында кабул ителгән карарның әһәмияте зур. Аның вәкаләтләре расланган положениедә беркетелгән.

Депутатлар кабул иткән карар нигезендә, хәзер муниципаль хезмәткәрләрнең, аларның тормыш иптәшләренең һәм балигъ булмаган балаларының керемнәр генә түгел, чыгымнары да халыкка җиткереләчәк.

Район Советы һәм шәһәр Советы карарлары муниципаль район сайтында урнаштырылачак һәм район газетасында басылачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев