Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы телевидениесендә җитәкче алышынды

16 декбрьдә БРТ телерадиокомпаниясе директоры вазифаларына Азат Зиннуров кереште.

Шул ук вакытта ул "Хезмәткә дан" район газетасының баш мөхәррире дә булып кала. Вазифаларны берләштерү турындагы карарны составына Баулы газетасы да, телевидениесе дә керүче "ТАТМЕДИА" холдингы кабул итте. "Баулы радио һәм телевидениесе" телерадиокомпаниясенең элекке директоры Флорида Вәлиеваның хезмәт контракты срогы чыгу белән бәйле рәвештә, аның вәкаләтләре туктатылды.

Исегезгә төшерәбез, Азат Зиннуров Баулыда журналист булып 1985 елдан бирле эшли. 1999-2006 елларда Баулы телевидениесе баш мөхәррире вазифаларын башкарды, ә соңгы сигез елда "Хезмәткә дан" газетасы белән җитәкчелек итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев