Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы районында шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр клубы бәйгесе узды

Кичә шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр клубы бәйгесендә Исергәп командасы лидер булды.

Исергәп авылы мәдәният йортында "Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел" дип исемләнгән шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр клубының район бәйгесе уздырылды. Бер сәхнәдә Татар Кандызы авылыннан Шомбайлар", Исергәпнең "Аннан-моннан", Яңа Чүтедән "Мишәр women", Мортазадан "Кайнар токмач", Татар Томбарлы авылының "Мантый" һәм Шалтының "Чын татарлар" командалары чыгыш ясады. Конкурста катнашучылар 4 биремдә үзләренең сәләтләрен күрсәтергә тырыштылар.

Беренче, икенче биремнәрдә тигез билге белән барган командалар арасында кайберләре соңгы биремнәрдә үз осталыклары, үткен сүзле, зирәклек һәм нәфис сүзле булулары һәм тизлек белән аерылып торды.

Нәтиҗәдә, Исергәп беренче урында, аз гына аралыкта калышып Кандызлар икенче урында, Шалтылар өченче урынга лаек дип бәяләнде. Сүз уңаеннан, узган елда Татар Кандызы командасы Казан шәһәрендә республика финалында 3 нче урын - лауреат исемен алган иде.

Быелгы җиңүчеләр 24 октябрьдә Сарманда узачак 2нче этапта катнашу хокукына ия булалар, ә финал ярышлары декабрь аенда Казан шәһәрендә булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев