Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы мәктәпләренә ике автобус бүләк иттеләр

Казанда муниципаль районнар мәктәпләренә тантаналы рәвештә автобуслар тапшырдылар. Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков Баулы районы вәкилләренә авыл мәктәбе укучыларын йөртү өчен ике яңа микроавтобус ачкычларын тапшырды. Аннары соң опера театры бинасында республика президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Баулы районы делегациясе составында мәгариф бүлеге начальнигы, 6нчы...

Казанда муниципаль районнар мәктәпләренә тантаналы рәвештә автобуслар тапшырдылар.

Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков Баулы районы вәкилләренә авыл мәктәбе укучыларын йөртү өчен ике яңа микроавтобус ачкычларын тапшырды.

Аннары соң опера театры бинасында республика президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Баулы районы делегациясе составында мәгариф бүлеге начальнигы, 6нчы мәктәп директоры, 2нче балалар бакчасы мөдире, укытучылар, тәрбияче, өстәмә белем бирү укытучысы, шулай ук билгеле меценат Азат Сафин бар иде. Безнең делегацияне муниципаль район башлыгы Альберт Хәбибуллин җитәкләде.

Фото ТР хөкүмәте порталыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев